Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда пенсия күләме турында белешмәгә дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин

Пенсия күләме турында белешмәне, Россия Пенсия фонды бүлегенә килеп тормыйча, дистанцион рәвештә алырга мөмкин.«Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү гражданнар арасында ихтыя...

Пенсия күләме турында белешмәне, Россия Пенсия фонды бүлегенә килеп тормыйча, дистанцион рәвештә алырга мөмкин.
«Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү гражданнар арасында ихтыяҗ зур булган Россия Пенсия фонды хезмәтенең берсе булып тора. Бу документны алу өчен күпчелек очракта кешеләр шәхсән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итә. Әмма пенсия фондына килү бөтенләй мәҗбүри түгел. Бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булу һәм расланган хисап язмасы булу да җитә», — диелә фондның матбугат хезмәте хәбәрдә.
Пенсия һәм социаль түләүләр төре һәм күләме турында дистанцион рәвештә белешмә алу өчен, Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында шәхси кабинетка керергә кирәк. Белешмә Россия Пенсия фонды Төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән булачак.
Әгәр республикада яшәүченең расланган хисап язмасы булмаса, белешмә алу өчен, алар күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала. Россия Пенсия фонды түләүләре турында белешмәләр таләп иткән оешмалар ведомствоара электрон хезмәттәшлек каналлары буенча кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып ала.
Кызыксындырган сорауларга җавапларны бердәм элемтә үзәгенә (8 800 6-000-000) шалтыратып белергә була. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-03-2022/tatarstanda-pensiya-k-l-me-turynda-beleshm-g-distantsion-r-vesht-zakaz-birerg-m-mkin-5850974

Комментарийлар