Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Пасха уңаеннан төп чаралар Раифа монастыренда узачак

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа Богородица монастыренда Пасха гыйбадәтен үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Бөек шимб...

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа Богородица монастыренда Пасха гыйбадәтен үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстанда Пасха уңаеннан төп чаралар Раифа монастыренда узачак
Бөек шимбәдә, 27 апрель көнне 8:30 сәгатьтә митрополит Казанның Серафим Саровский чиркәвендә оештырылган литургияне җитәкләячәк.
23:30 сәгатьтә Раифа монастыренда бәйрәм гыйбадәте башланып китә. Иң элек архиерей төн уртасында җәмәгать белән гыйбадәт кылачак, шуннан соң тәре йөреше башланып китә. Шуннан соң митрополит иртәнге гыйбадәт кылачак һәм илаһи литургияне җитәкләячәк.
27 апрельдән 28енә каршы төндә теләгән һәркем чиркәүгә изгеләндерү өчен пасха йомыркалары һәм куличлар алып килә алачак.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185064/

Комментарийлар