Пассажирның юкка чыгуы Урыссу станциясеннән кузгалып китеп, күпмедер вакыт узгач кына ачыклана. Тамбурдагы ачык ишекне күреп, вагоннардагы пассажирларны барлап чыгалар. Нәтиҗәдә бер ир-атның булмавы ачыклана.
Тиз арада Ютазы һәм Бөгелмәнең полиция бүлекләре аякка бастырыла. Ул арада пассажирның сикергәнен күреп калган икенче бер пассажир пәйда була. Әлеге хәлнең якынча урыны ачыклана. Югалган ир-атны эзләү өчен авиация көче дә җәлеп ителә. Башта аның аяк киеме белән телефоны табыла, соңрак үзенең дә Бөгелмә районындагы бер авылда булуы ачыклана.
Аның исерткеч эчемлекне чамасыз куллану аркасында кискен психоз белән интегүе билгеле була.
Комментарийлар