Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән. 26 марттан 1 апрельгә кадәр бер атна эчендә республикада 26 мең 489 авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарс...

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән.
26 марттан 1 апрельгә кадәр бер атна эчендә республикада 26 мең 489 авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Узган ике атна дәвамында республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемиология баскычыннан узган иде. Ул вакытта 15нән 25 мартка кадәр 29 мең 761 авыру очрагы теркәлгән иде, дип яза "Татар-информ".
Бүгенге көндә авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 10,9 процентка кимегән.
 
 

Комментарийлар