Татарстанда онкологияне башлангыч стадиядә ачыклау өчен яңа үзәкләр төзеләчәк
Быел Татарстан халкы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен өстенлекле бурыч итеп яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау күрсәткечен арттыру бурычын куйды. Бу хакта Казанда узган киңәшмәдә Тат...
Быел Татарстан халкы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен өстенлекле бурыч итеп яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау күрсәткечен арттыру бурычын куйды. Бу хакта Казанда узган киңәшмәдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.
«Яман шешне башлангыч стадиядә үк ачыклау күрсәткечен 59,5 проценттан 60,3 процентка кадәр арттырырга ниятлибез. 2024 елга кадәр берничә чара планлаштырылган, шул исәптән республиканың сигез муниципаль берәмлегендә тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге оештыру. Мондый үзәкләр Казанда, Чаллыда, Буа, Арча, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән районнарында барлыкка киләчәк», – дип сөйләде спикер.
Фатыйхов әйткәнчә, мондый үзәкләр пациентларда онкология авыруы булу турында шик туган очракта диагностика процедураларын вакытында һәм уңайлы узуны тәэмин итәчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан 491 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Заманча 129 берәмлек медицина җиһазы сатып алу планлаштырыла.

Комментарийлар