Татарстанда өч вокзалдан кешеләрне эвакуацияләгәннәр
27 май көнне оператив хезмәтләр бер үк вакытта Татарстанның өч тимер юл вокзалында шикле әйберләр булуы турында хәбәр алган.14:40 сәгатьтә «Казан-1», «Күтәрелеш-Пассажир» һәм «Яр Чаллы» вокзалларынд...
27 май көнне оператив хезмәтләр бер үк вакытта Татарстанның өч тимер юл вокзалында шикле әйберләр булуы турында хәбәр алган.
14:40 сәгатьтә «Казан-1», «Күтәрелеш-Пассажир» һәм «Яр Чаллы» вокзалларында кешеләрне эвакуацияли башлаганнар. Беренчесендә 300 кеше, калган икесендә якынча 50 шәр кешене ашыгыч рәвештә бинадан чыгарырга туры килә. Шулай да полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар бернинди куркыныч әйбер дә тапмый. Ялган мәгълүмат каян килгәнлеге турында хәбәр ителми.

Комментарийлар