Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда музыка уен коралларын яңартуга акча бүлеп бирелгән

Татарстанда яңа музыка уен кораллары сатып алу өчен акча бүлеп бирелгән. Бу турыда һәм республикада музыка сәнгате үсеше турында Татарстан парламентында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр ком...

Татарстанда яңа музыка уен кораллары сатып алу өчен акча бүлеп бирелгән. Бу турыда һәм республикада музыка сәнгате үсеше турында Татарстан парламентында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.
Татарстанда музыка уен коралларын яңартуга акча бүлеп бирелгән
“Быел, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән, барлыгы 100 гармун һәм тальян алуга 6,5 млн сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук, "Мәдәният" илкүләм проекты буенча, ел азагына кадәр сәнгать һәм музыка мәктәпләренә 61 пианино кайтарылачак. 2018 елда музыка коралларын яңартуга 551 мең 520 сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде”, - диде Юлия Әдһәмова.
Министрның беренче урынбасары бүген музыка сәнгате өлкәсендә кадрлар әзерләүче төп уку йортлары Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты булуын искәртте. Шулай ук, музыка көллиятләре ел саен 400 ләп яшь белгеч укытып чыгара. Татарстанда 103 музыка һәм сәнгать мәктәбе исәпләнә.
“Яшьләр Татарстан халыклары музыкасын өйрәнү өлкәсендә фәнни эшчәнлеккә актив җәлеп ителә. Татар музыкасы һәм этномузыкологиясе кафедрасында студентлар Татарстан халыклары фольклорын тирән өйрәнә, этнографик материал туплау өчен районнарга чыга”, – диде Юлия Әдһәмова.
Ул чыгышында “Татар музыкасы гасыры” порталы турында да әйтте. Анда республиканың музыка сәнгате турында яңалыклар, җыр ноталары, фольклор материаллар урын алачак.
Юлия Әдһәмова докладында ел дәвамында концерт оешмалары эшчәнлеге турында да сөйләде. Дәүләт һәм муниципаль концерт оешмалары бер ел эчендә 2035 чара үткәргән.
 
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196887/

Комментарийлар