Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда мәктәп укучыларына мобиль телефоннар куллануны тыячаклар

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте.  “Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны...

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте.
 
“Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел”, - дип белдерде министр.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.
“Дәрес барганда телефон кулланырга ярамаган мәктәпләр бар. Балалар да, ата-аналар да биредә тәртип булганын аңлап, бик теләп килә”, - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
 
http://www.tatar-inform.tatar/

 

Комментарийлар