Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар элемтә 4 сентябрьгә к...

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар элемтә 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу хакта ведомство сайтына сылтама белән Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикалылар балалар киемнәре, аяк киемнәре, мәктәп формасы, уенчыклар, канцелярия товарлары, балалар азык-төлеге сыйфаты куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарларга куелган норматив гигиена таләпләре буенча сораулар бирә алачак.
Шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221 90 16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
 

Комментарийлар