Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда мәдәни объектларны төзекләндерү буенча махсус белем бирү үзәге ачылырга мөмкин

Киләсе елда Казан төзелеш көллияте базасында яңа фәнни белем бирү үзәге ачылырга мөмкин. Бу хакта бүген Иске Елга мәчете төзекләндерү урынында көллият студентлары өчен махсус оештырылган мастер-класс...

Киләсе елда Казан төзелеш көллияте базасында яңа фәнни белем бирү үзәге ачылырга мөмкин. Бу хакта бүген Иске Елга мәчете төзекләндерү урынында көллият студентлары өчен махсус оештырылган мастер-класс вакытында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.
Татарстанда мәдәни объектларны төзекләндерү буенча махсус белем бирү үзәге ачылырга мөмкин

  • Мастер-классны танылган архитектор, РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов алып барды. Әлеге вакытта аның җитәкчелегендә Иске Елга мәчетенең төзекләндерү эшләре алып барыла.


Иван Гущин сүзләренчә, үзәкнең төп максаты киләчәктә мәдәни мирас һәм балта осталыгы объектларында эшли алучы белгечләрне әзерләү. "Кызганычка каршы хәзерге вакытта Татарстанда агачтан салынган мәчетләрне һәм чиркәүләрне торгыза белүче кешеләр юк. Безнең ниятебез бу бушлыкны тутыру", - диде ул.
"Александр Попов шикелле танылган төзекләндерүчеләр Россияда бармак санарлык кына. Шуңа күрә ул үзәктә лекцияләр һәм мастер-класслар алып барачак, дип ышанам. Ул Татарстанга күчеп килсә бу тагын да яхшырак булыр иде. Без моның өстендә эшлибез", - диде Иван Гущин.
Көтелгәнчә, Казан төзелеш көллият студентлары өчен үзәктә бер яки ике еллык белгечләр курслары әзерләнәчәк. Укулар турыдан-туры мәдәни объектларда белем алу практик өлешләреннән торачак. Курсларны тәмамлаучылар махсус сертификатлар һәм дипломнар алачак.
Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184327/

Комментарийлар