Аның нәтиҗәсендә ике кеше һәлак була, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Гадәттән тыш хәл Кайбыч – Куланга юлында булган. 43 яшьлек машина йөртүче күпергә кергәндә, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга, аннан соң металл киртәгә барып керә. Шул сәбәпле, машина ерынтыга төшеп китә.
Шунысын да әйтергә кирәк: юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүче һәм 28 яшьлек пассажир һәлак була. Сәбәбе бер: куркынычсызлык каешын эләктермәү.
Комментарийлар