Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда машина йөртүчеләргә машиналарын яшел зоналарда калдырган өчен җәза бирәчәкләр

Газон, чәчәк түтәлләрендә машиналарын калдыручы автомобильчыларга штраф белән җәза бирәчәкләр. Татарстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексына тиешле үзгәрешләрне республика Президенты Рө...

Газон, чәчәк түтәлләрендә машиналарын калдыручы автомобильчыларга штраф белән җәза бирәчәкләр.
Татарстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексына тиешле үзгәрешләрне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте.
Транспорт чараларын торак пунктлар чикләрендәге, балалар һәм спорт мәйданчыкларындагы, хайваннарны йөртү мәйданчыкларындагы, шулай ук йорт ишегаллары территорияләрендәге хуҗалык участокларында яшелләндерелгән территорияләрдә (газоннарны, чәчәклекләрне һ.б. яшел зоналарны да кертеп) калдыру административ штрафка сәбәп булачак, диелә документта. Ваемсыз автомобильчеләргә республиканың барлык муниципалитетлары да җәза бирәчәк. Гади автомобильчеләргә штраф күләме 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр булачак.
Муниципаль берәмлек территориясендә Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне җентекләп күзәтергә ярдәм иткән әлеге үзгәрешләр 10 көннән гамәлгә керәчәк.
 
https://www.kzn.ru

Комментарийлар