Татарстанда малайлар өчен пансионат ачылды
Балтач районы Бөрбаш авылында 40 балага исәпләнгән малайлар өчен мөселман пансионатын ачу тантанасы узды, дип яза ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: http://dumrt.ruӘлеге чарада...
Балтач районы Бөрбаш авылында 40 балага исәпләнгән малайлар өчен мөселман пансионатын ачу тантанасы узды, дип яза ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Баш казый сүзләренчә, хәзерге вакытта пансионатта 5-8нче сыйныфларда белем алучы унөч бала яши. Араларында Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Казаннан килгән балалар да бар. Беренче чирек барышында алар татар телен үзләштергән. Алга таба мәчеттә дин дәресләре башланачак. Киләчәктә балалар белем үзләштерүне Россия ислам институтында дәвам итә алачак.
Мөселман пансионатында ир-балалар шулай ук инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәкләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигъ мәчете мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрәчәк. Шулай ук, егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк.
Пансионат ачылышы тантанасы узганнан соң, әлеге чарада катнашучылар Бөрбаш авылы мәчетенә юнәлде. Җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.
Комментарийлар