Татарстанда кыргый хайваннар исәпкә алына
1 гыйнвардан Татарстанның барлык аучылык хуҗалыкларында аулана торган хайваннарның кышкы маршрутын исәпкә алу башлана. Профессионал аучыларның бурычы – ике ай эчендә республика урман-кырларында күпме...
1 гыйнвардан Татарстанның барлык аучылык хуҗалыкларында аулана торган хайваннарның кышкы маршрутын исәпкә алу башлана.
Профессионал аучыларның бурычы – ике ай эчендә республика урман-кырларында күпме кыргый җәнлек һәм кошлар яшәвен санап, исәбен белү. Питрәчтә һәм Югары Осланда бу уңайдан Татарстанда Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчеләре катнашында куст киңәшмәләре булып узды.
Питрәчтә Арча, Балтач,Теләче, Питрәч, Саба, Кукмара, Биектау, Әтнә, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарының аучылык хуҗалыклары, шулай ук ведомство вәкилләре җыелган иде. Төп тема булып сан алуның вакыты һәм методикасы турында сүз барды.
«Кышкы маршрут исәбен алуда без кулланучы төп документ – Россия Табигатьне саклау министрлыгының 2012 елдагы 11 гыйнваренең 1нче приказы», – дип җиткерде республиканың хайваннар дөньясы объектларын куллану, саклау идарәсенең лицензия бирү, дәүләт исәбен алып бару, кадастр мәсьәләләре буенча бүлек мөдире Ринат Чиспияков. Документ һәм төп таләпләр исәп алачак аучыларга билгеле. Соңгы дүрт елда алар шулар буенча эш алып барган.
Аучылар алдында зур эш тора. Алар кардагы эзләрне өйрәнеп, махсус исәп карточкасына төшереп барачак. Карточканың икенче ягына ул эзләрне тапкан урыннар билгеләнәчәк.
Параллель рәвештә кабаннарны һәм ашату мәйданнарында кыр кәҗәләрен дә исәпкә алырга кирәк булачак. «Традицион ау ресурсларыннан тыш Татарстан территориясендә тагын 78 төрдә ау ресурслары бар. Калган хайваннар да исәпкә алыначак. Кошлар да исәпкә керәчәк. Кайсы районда, хуҗалыкта булуын, вакытын, барысын да язып, имзаңны кую кирәк булачак», - дип билгеләп үтте республика идарәсенең бүлек җитәкчесе.

Комментарийлар