
Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган. Шуның аркасында күпердә ярыклар барлыкка килгән, транспорт белән йөрү куркынычка әйләнгән.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында: "25 февраль көнне 15:30 сәгатьтә федераль трассаның 173 чакрымында Ленино авылында урнашкан күпер ябылды. Сәбәбе: яр буендагы терәү җимерелә башлау", – дигән аңлатма бирелә.
Хәзер вакытлыча урау юл – Яңа Чишмә аша йөрергә туры киләчәк. Урау юлның озынлыгы 39 чакрым тәшкил итә.
Комментарийлар