
Бу хакта Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе киңәшмәсендә Татарстан прокуроры урынбасары Сергей Старостин җиткерде. Идарә тармагы вәкиле сүзләренчә, алар барысы да алмаштыруга мохтаҗ. Гомумән алганда, Татарстанда 12 мең лифт хезмәт күрсәтә икән. 190 яраксыз лифт Казанда табылган. Бу тармакта тиешле контроль булмау аяныч хәлгә китерергә мөмкин, дигән Старостин.
Комментарийлар