Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда крематорий төзелми: җирле халык каршы чыккан

Питрәч районы Кощак авыл җирлеге халкы каршы төшү сәбәпле, Казан хакимияте крематорий төзүдән баш тарткан.Әлеге яңалыкны шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең ритуаль хезмәтләр оештыр...


Питрәч районы Кощак авыл җирлеге халкы каршы төшү сәбәпле, Казан хакимияте крематорий төзүдән баш тарткан.



SHJDSo1ineA
Әлеге яңалыкны шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин белдергән. Бу хакта Inkazan хәбәр итә.
– Зират биләмәсендә крематорий төзү өчен участок билгеләнгән иде. Кощак авыл җирлеге һәм Званка авылы халкы моңа ачык тыңлаулар вакытында каршы килде, – дигән җитәкче. – Шуңа да бу сорау ябык.
Шул ук вакытта Марат Ишкин крематорий төзүнең отышлы проект булуын, яңа зиратның кулланылыш вакытын 30дан 100 елга кадәр озайту мөмкинлеген дә ассызыклаган.
Ишеткән булсагыз, Казанда яңа зират өчен Питрәч районында, М-7 трассасының 824 нче чакрымы тирәсендә, 86,6 гектар мәйданда биләмә бүлеп бирелде. Әлеге җирләү комплексын сафка бастыру 351 миллион сумга төшә, диелгән иде.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар