Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда котыру чире кимеми...

Татарстанда котыру чире таралу  һаман да шактый кискен булып кала бирә. Әлеге куркыныч авыруга каршы җитди көрәш тә уңай нәтиҗәләргә китерми. Быел әлеге авыру очракларының узган ел белән чагыштырганда...


Татарстанда котыру чире таралу  һаман да шактый кискен булып кала бирә.


angry dog with bared teeth


Әлеге куркыныч авыруга каршы җитди көрәш тә уңай нәтиҗәләргә китерми. Быел әлеге авыру очракларының узган ел белән чагыштырганда 4 тапкырга артканлыгы да билгеле.



Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада котыру чире йоктыруның 276 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4,1 тапкырга күбрәк.
- Котыру чире Татарстанның 37 районында һәм Казанда ачыкланды. Аларның 138е - кыргый төлкеләр булса, араларында 40 эт, 37 песи, 2 ат һәм 1 поши бар. Йорт хайваннарына килгәндә, мөгезле эре терлек арасында котыру чире йогуның 51 очрагы теркәлде, - дип хәбәр итәләр Татарстанның баш ветеринария идарәсендә.
Котыру чире аеруча таралыш алган торак пунктларга килгәндә, әлеге саннар шулай ук борчуга сала. 2014 елда андый торак пунктлар саны 61 булса, быел 255кә җиткән.
- Котыру чирен кисәтү максатыннан республикада шактый мөһим чаралар кабул ителде. 230,4 мең хайванга котыру чиренә каршы прививка ясалды. Аларның 176 меңе авыл хуҗалыгы хайваннары булса, 54,3 меңе эт һәм мәчеләр, - дип белдерәләр Татарстанның Роспотребнадзор идарәсендә.
Соңгы араларда гына республикада 1 254 төлке үтерелгән, 4 234 баш хуҗасыз эт һәм мәче тотылган. Махсус теркәлү узган этләр саны да арткан һәм якынча 6 меңгә җиткән.
- Кызганыч, котыру чирен кеше дә йоктыра ала. Агымдагы елда гына да хайваннар тешләүдән барлыгы 10,7 мең кеше зыян күргән. Бу – узган ел белән чагыштырганда 500 кешегә күбрәк. Әлбәттә, алар котыру чире йоткырган дигән сүз түгел. Шулай да, барысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән, - дип белдерәләр җаваплы идарәчелектә.
Табиблар халыкны игътибарлы булырга чакыра. Хайваннар китергән зыян ни дәрәҗәдә генә кечкенә булмасын, шунда ук ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хайванны исә ветеринарга күрсәтү таләп ителә.
Урамдагы хуҗасыз йорт хайваннарын үзегез белән алу катгый тыела. Алар котыру чиреннән тыш башка бик күп авырулар да таратырга мөмкин. Әгәр дә Казан урамнарында күпсанлы хуҗасыз этләргә тап булсагыз, “Ачык Татарстан”  (open.kzn.ru, тел.063) сайты аша хәбәр итәргә мөмкин. Мондый хайваннар республиканың башка район һәм шәһәрләрендә ачыкланса, “Халык контроле” сайтына махсус шикаять калдыру сорала.


Мәгълүмат Интертат сайтыннан алынды.

Комментарийлар