Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Корбан гаетенең төп чарасы Кол Шәриф мәчетендә узды

Татарстанда Корбан гаетенең төп чарасы Кол Шәриф мәчетендә узды. Быел Татарстан мөфтие хаҗда булу сәбәпле, бәйрәмне Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт алып барды.Иртәнге 5:40ка билгеләнгән бәйрәм намазы...

Татарстанда Корбан гаетенең төп чарасы Кол Шәриф мәчетендә узды.
Быел Татарстан мөфтие хаҗда булу сәбәпле, бәйрәмне Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт алып барды.
Иртәнге 5:40ка билгеләнгән бәйрәм намазына мөселманнар тимер капкалар аша тикшерелеп узды. Кол Шәрифкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Бәйрәмдә президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан башлыгы Илсур Метшин да бар иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның бәйрәм вәгазе татарча барды. Ул Корбан гаете фазыйләтләре турында сөйләде. Вәгазь исә тавыш көчәйткечләре ярдәмендә урамга да ишетелде.
Эчкә керә алмаучылар урамда намаз укыды.
Намаздан соң мөселманнар бер-берсен кочаклашып котладылар, аннары мәчеттән бер-бер артлы мәртәбәле кунаклар чыкты.
view_1691527_1734587
view_1691527_1734585 Фото: prav.tatarstan.ru
 
 
 

Комментарийлар