Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көндәлек басмаларга ташламалы бәяләрдән язылып була

13-23 октябрьдә Россия почтасының барлык бүлекләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында көзге Бөтенроссия язылу декадасы башланды, дип хәбәр итә Россия почтасы.Укучылар декада вакытында газеталарг...

13-23 октябрьдә Россия почтасының барлык бүлекләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында көзге Бөтенроссия язылу декадасы башланды, дип хәбәр итә Россия почтасы.
Clipboard31 (1)
Укучылар декада вакытында газеталарга һәм журналларга ташлама белән языла ала. Россия почтасы декада кысаларында нәшриятләр ташламаларына өстәмә итеп басмаларны китереп биргән өчен ташлама ясый: федераль басмалар өчен - 10 процент, төбәк һәм җирле ММЧ өчен - 15 процентка кадәр.
Шул ук вакытта Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә агентлыгы карамагындагы төбәк басма ММЧ буенча эксперт советы әзерләгән исемлеккә кергән басмаларга язылу кампаниясе барышында Россия почтасы биргән ташлама саклана. Соңгы язылу кампаниясе белән чагыштырганда ул ике тапкыр - 15тән 30 процентка арткан. Ә андый басмалар саны узган язылу кампаниясе белән чагыштырганда 1940тан 2350 гә кадәр күбәйгән.
Бөтен ил укучылары Россия почтасының үз каталогы буенча газета-журналларга языла ала. Анда 1300 дән артык газета һәм журнал тәкъдим ителгән. Моннан тыш, podpiska.pochta.ru сайтында басмаларга үзең язылудан тыш, туганнарыңны һәм якыннарыңны, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә ташлама белән яздырырга мөмкин.

Комментарийлар