Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коенырга ярамаган урында су кергән ир-ат һәм хатын-кыз батып үлгән

Татарстанда коенырга ярамый торган урында су кергән ир-ат һәм хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат...

Татарстанда коенырга ярамый торган урында су кергән ир-ат һәм хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
 
Кичә көндез Алексеевск бистәсендә 40 яшьлек ижаулы баткан. Аның мәетен Көрнәле елгасында тапканнар. 3 нче коткару часте хезмәткәрләре мәетне алып, хокук саклау органнарына тапшырган.
Якынча шул ук вакытта Чаллыда 41 яшьлек хатын-кызның суда һәлак булуы ачыкланган. Водолазлар аның мәетен ГЭС бистәсе сусаклагычыннан табып алган. Батып үлүчеләрнең икесе дә коенырга ярамый торган урыннарда суга кергән булган.
 
 

Комментарийлар