Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда шактый салкын һәм дымлы һава торышы саклана.Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һә...

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда шактый салкын һәм дымлы һава торышы саклана.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булуы ихтимал.
Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Республикада төнлә һава температурасы 6-11, Казанда – 8-10 градус була. Көндез исә 9-14, Казанда 12-14 градуска кадәр җылытачак.
Синоптиклар мәгълүматына караганда, Татарстанда яңгырлар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kocle-yangyrlar-ham-yasen-kotela-5854359

Комментарийлар