Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле җил көтелә, эсселек кимиячәк

Бүген, 20 майда, Татарстанда һава шартлары үзгәрә башлаячак. Элек урнашкан аномаль эсселек чигенә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә я...

Бүген, 20 майда, Татарстанда һава шартлары үзгәрә башлаячак. Элек урнашкан аномаль эсселек чигенә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез төбәк буенча, Казанны да кертеп, иртәнге сигез белән кичке сәгать сигез аралыгында урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан секундына 18-23 метрга, урыны белән 25-27 метрга кадәр шкваллы көчәючән җил көтелә.
«Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, шторм кисәтү игълан ителде.
Төнлә һава температурасы15тән 20 градуска кадәр, түбән урыннарда 10нан 15 градуска кадәр җылы була. Көндезге сәгатьләрдә һава +26, +31 градуска кадәр җылыначак, дип искәртә синоптиклар.
Җомга, 21 майда, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан көчле җил юнәлешен көньяк-көнбатышка алмаштырачак, вакыты белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Метеорологлар фаразы буенча, һава температурасы төнлә 13тән 18 градуска кадәр, көндез 22дән 27 градуска кадәр җылы була.
Шимбә, 22 майда, республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле яңгыр фаразлана. Җил, элеккечә, көньяк-көнбатыштан исәчәк, әмма көчле булмый. Төнлә һава температурасы +13тән +18 градуска кадәр, көндезен +21дән +26 градуска кадәр булыр дип көтелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/19-05-2021/tatarstanda-k-chle-il-k-tel-esselek-kimiyach-k-5823871

Комментарийлар