Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә

Татарстанда алдагы тәүлекләрдә яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.17 сентябрьдә Татарстанда алмашы...

Татарстанда алдагы тәүлекләрдә яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
029
17 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көнбатыш районнарда +15 градус, көндез +18..+23 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.
18 сентябрь көнне Татарстанда аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көнчыгыш районнарда +13 градус, көндез +14..+19 градус булуы ихтмал.
19 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән секундына 18 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус көндез +10..+15 градус булыр, дип көтелә.
 

Фото: архив Татар-информ



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/16/171664/

Комментарийлар