Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 21 майда Татарстанда яңгыр яву һәм яшен булуы көтелә.Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 21 майда Татарстанда яңгыр яву һәм яшен булуы көтелә.
Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, шулай ук яшенле яңгыр һәм боз яварга да мөмкин.
Көньяк-көнчыгыштан искән талгын җил көньяк-көнбатышка күчә. Урыны белән җилнең тизлеге көчәеп, секундына 15-20, хәтта 24 метрга кадәр җитәчәк.
Шул ук вакытта көндез температура шактый югары (+22, +27 градус) булып кала. Төнлә минималь һава температурасы +12, +17 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-05-2021/tatarstanda-k-chle-il-m-yashenle-ya-gyr-k-tel-5823954

Комментарийлар