Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республикада көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Иртәгә, 28 апрельдә, 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр республика...
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республикада көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 28 апрельдә, 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә аерым районнарда 24 метрга кадәр булачак.
Шул ук вакытта Казанда 28 апрельдә көндез һәм кичен көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә метеорологлар.
Комментарийлар