Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Казан турында иң яхшы хикәя язучыларны ачыклыйлар

Казан мэриясе 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Саумы, Казан» әдәби бәйгесен игълан итә. Хикәяләр бишенче апрельдән 31 июльгә кадәр кабул ителә.«Бәйгедә ике номинация: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр кешеләр һәм 3...

Казан мэриясе 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Саумы, Казан» әдәби бәйгесен игълан итә. Хикәяләр бишенче апрельдән 31 июльгә кадәр кабул ителә.
«Бәйгедә ике номинация: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр кешеләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче урынга — 80 мең, икенче урынга — 50 мең, өченче урынга 30 мең сум биреләчәк. Акчалата премия ике номинациягә аерым бирелә», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында журналист Ландыш Әбүдарова.

Аның әйтүенчә, йомгаклау һәм бүләкләү 30 августта була. Иң яхшы хикәяләрне туплап, китап чыгару күздә тотыла.
«Мөхәммәдьярдан соң Казанны татар халкының мәдәни һәм рухи башкаласы дип атаучы беренче шагыйрь — Габдулла Тукай. Париж, Нью-Йорк, Токио һ.б. зур шәһәрләр турында без сәнгать әсәрләре аша беләбез. Шул максаттан, үзебезнең замандагы Казан образын тудырасы килде», — дип ачыклык кертте ул.
Ландыш Әбүдарова конкурска татар һәм рус телләрендә язылган хикәяләрне җибәрергә мөмкин булуын әйтте.
«Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләре хикәяләрне туган телләрендә язып, юлга-юл тәрҗемә белән kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына юлларга тиеш була», — дип сөйләде ул.
Авторларның моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре каралачак. Катнашучыларның Казанда яшәве шарт түгел. Конкурсның игътибар үзәгендә — Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре, шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар. 
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Фото: Солтан Исхаков


https://tatar-inform.tatar/news/letters/13-04-2021/tatarstanda-kazan-turynda-i-yahshy-hik-ya-yazuchylarny-achyklyylar-5819272

Комментарийлар