Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда карсыз салкын һава торышы саклана

Иртәгә, 22 ноябрьдә, Татарстанда карсыз, әмма салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Республика территориясендә явым-төшем кө...

Иртәгә, 22 ноябрьдә, Татарстанда карсыз, әмма салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
9103
Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр фаразлана. «Юлларда урыны белән бозлавык саклана», – дип җиткерә синоптиклар.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -16 градуска кадәр, ә кайбер урыннарда -21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4...-9 градуска кадәр җитәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, Казанга кискен салкынаю Карск диңгезеннән килгән.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/21/197351/

Комментарийлар