Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә "тыныч вакыт" кертелә

Якын арада ТР Дәүләт советына 13:00 сәгатьтән алып 15:00 сәгатькә кадәр аралыкта тынычлыкны бозуны һәм ремонт белән шөгыльләнүне тыя торган канун проекты кертеләчәк.Хәзерге вакытта "Төнлә гражданнарны...

Якын арада ТР Дәүләт советына 13:00 сәгатьтән алып 15:00 сәгатькә кадәр аралыкта тынычлыкны бозуны һәм ремонт белән шөгыльләнүне тыя торган канун проекты кертеләчәк.
44bc5f136607bdab336d62251387208a
Хәзерге вакытта "Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында" канун нигезендә Татарстанда эш көннәрендә 22:00 сәгатьтән 6:00 га кадәр һәм бәйрәм, ял көннәрендә 22:00 дән 9:00 сәгатькә кадәр тынычлык сакланырга тиеш. Ә көндезге "тыныч вакыт" турында канун чыгаруны гражданнар үзләре сорап мөрәҗәгать итә: "Халык тынычлык турындагы карарны үзгәртүне сорый, - дип белдергән "Коммерсант"ка канунчылык һәм хокук тәртибе парламент комитеты рәисе Рафил Ногманов. - Без хәзерге тыныч вакыт турындагы канунга көндезге вакытта тынычлык бозуны тыюны да өстәргә телибез. Бу турыда бигрәк тә бала имезүче әниләр сорый".
Канун проектын 2018 елның ахырына кадәр караячаклар.
 
 

Комментарийлар