Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда кар, томан һәм 12 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Җомга көнне Татарстан территориясендә җепшек кар явуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.Аерым районнарда төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, юлларда бозлавык с...

Җомга көнне Татарстан территориясендә җепшек кар явуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым районнарда төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнчыгыштан искән талгын җил төньякка күчә бара.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -7дән алып -2 градуска кадәр күрсәтә, урыны белән 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез шулай ук -7дән алып -2 градуска кадәр көтелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/09-12-2021/tatarstanda-kar-toman-m-12-graduska-kad-r-salkyn-buluy-k-tel-5844834

Комментарийлар