Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин

Алдагы берничә ел эчендә Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов әйтте. Чаллы театры Каза...

Алдагы берничә ел эчендә Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов әйтте.
 
Чаллы театры Казанга Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә катнашу өчен килгән. Бүген алар Тинчурин театры сәхнәсендә үзләренең “Яратылмый калган ярлар” драмасын күрсәтәчәк.
“Безнең барлык дәүләт драма театрларының яртысы Кама аръягында урнашкан. Мондый фестиваль бу театрларның үсешенә зур өлеш кертер иде”, - ди Татарстанның икенче зур шәһәрендә урнашкан татар театры директоры.
Рашат Фәйхрахманов әйтүенчә, әлеге театр фестиваленең проектлары әзер. Ул татар театры артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Дамира Кузаева исемен йөртергә мөмкин.
Кама арты театрлары фестивале бер театрга төпләнмичә, Татарстан дәүләт театрлары арасында күчеп йөри торган булыр дип күзаллана. Сүз Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә театрлары турында бара.
Татарстанның татар дәүләт драма театрлары тарафыннан “Нәүрүз” төрки халыкларның театр фестивале, Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестивале, "Буа: диалог киңлекләре” халыкара театр фестивале, “Һөнәр” яшь режиссерлар театр фестивале үткәрелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174366/

Комментарийлар