Татарстанда коронавирустан ундүртенче пациент вафат булды
Татарстанда коронавирустан үлүнең 14нче очрагын расладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.«20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда т...
Татарстанда коронавирустан үлүнең 14нче очрагын расладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
«20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз вафат булды. 12 июньдә ул Covid-19 вирусы аркасында килеп чыккан полисегментар ике яклы пневмония белән Түбән Кама үзәк район күпрофильле хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә озатылды», — дип хәбәр итте Галимова.
Пациенткада шикәр диабеты, хроник йөрәк- кан тамырлары авырулары, шулай ук бөер эшчәнлеге җитешсезлеге булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
Комментарийлар