Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте.«11 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана», — диде...
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте.
«11 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Тәүлек эчендә авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр арасында табылган, алар 15 кеше. Вирус йоктыручыларның иң күбе Казанда — барлыгы 21 кеше. Икенче урында Чаллы — анда дүрт очрак теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 4231 кеше авырган, алар арасыннан 3091 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 32 кеше. 1128 кеше дәвалануын дәвам итә.
Комментарийлар