Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә
Татарстанда яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының күп өлеше – 42 проценты, уртача авырлыктагы формада, шулай ук 39 проценты симптомсыз формада уза. Бу Роспотребнадзорның ТР б...
Татарстанда яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының күп өлеше – 42 проценты, уртача авырлыктагы формада, шулай ук 39 проценты симптомсыз формада уза. Бу Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладыннан күренә.
![196](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2020/04/196.jpg)
«Авыруның үзенчәлекләре: ОРВИ - 66 очрак (46 процент), пневмония - 22 (15 процент), клиникада дәваланусыз - 56 очрак (39 процент)», — диелә докладта.
![](https://tatar-inform.tatar/attachments/02b2e91fedb72aa4f89d738bad5d8c1575eaad21/store/crop_and_fill/0/0/750/416/750/416/8ef2d3a3ca9b2f6bb2060c42b0b53b3e56f7acdaa6b978969a86333109cc/2020-04-20_11-24-33.png)
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 очрагы теркәлгән. 10 очрак читтән кертелгән, калганнары - элемтә юлы белән зарарлану. Эпидемия башланганнан бирле республикада авыруның 230 очрагы теркәлгән.
Комментарийлар