Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда җитештерелгән кер порошогы тапларны иң яхшы чистарта торган дип табылган

Татарстанда җитештерелгән кер юу порошогы иннек, май тапларын бетерү буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Белгечләр кер юа торган порошокларның 31 бренды катнашкан тикшеренүдән соң шундый нәтиҗәгә килделә...

Татарстанда җитештерелгән кер юу порошогы иннек, май тапларын бетерү буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән.
Белгечләр кер юа торган порошокларның 31 бренды катнашкан тикшеренүдән соң шундый нәтиҗәгә килделәр, дип хәбәр итә Россия сыйфат системасы матбугат хезмәте.
Порошокларның күпчелеге Россиядә җитештерелгән, калганнары - Германия, Австралия, Беларусь Республикасы, Бельгия, Дания, АКШ һәм Көньяк Кореядә ясалган. Белгечләр барлык товарларны сыйфат һәм куркынычсызлыкка карата 30 параметр буенча тикшергән, шулай ук төрле тапларны чистарту, тукымага йогынтысы, кеше сәламәтлегенә тискәре тәэсире буенча да өйрәнгән.
Порошокларның күбесе тапларны чистарту өчен түгел, ә кергә “хуш ис бирү” өчен генә билгеләнгән, дип саный белгечләр.
 
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар