Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда җирләрне гидромелиорацияләүгә 185 миллион сум юнәлдереләчәк

Татарстанда 2019-2021 елларда гидромелиорацияне үстерүгә 185 миллион сумнан артык акча юнәлдерергә планлаштырыла: аның 150 миллион сумы – Россия бюджетыннан, 35 миллион сумы Татарстан бюджетыннан була...

Татарстанда 2019-2021 елларда гидромелиорацияне үстерүгә 185 миллион сумнан артык акча юнәлдерергә планлаштырыла: аның 150 миллион сумы – Россия бюджетыннан, 35 миллион сумы Татарстан бюджетыннан булачак. 
Татарстанда җирләрне гидромелиорацияләүгә 185 миллион сум юнәлдереләчәк
Быел мелиорация үткәрелгән 500 гектар җирләрне файдалануга тапшыру көтелә, шулай ук 2020 һәм 2021 елларда – 1000шәр гектарны.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты кысаларында “Аграр сәнәгать комплексы продукциясе экспорты” юнәлеше буенча гидромелиорацияне үстерү – киптерү һәм сугару юлы белән туфракның уңдырышлылыгын яхшырту планлаштырыла.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проектының максаты – экспортны үстерү системасын камилләштерү, республика продукциясен сату базарларын киңәйтү һәм җитештерүчеләрне экспорт эшчәнлегенә җәлеп итүне үстерү исәбенә, Татарстанда товар җитештерүчеләрнең чимал булмаган продукциясе экспорты күләмен арттыруга ирешү.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/05/187448/

Комментарийлар