Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Җиңү көненә багышланган 300дән артык чара үтәчәк

Казанда 9 май бәйрәменә әзерләнү эшләре актив рәвештә дәвам итә. Меңьеллык мәйданында үтәчәк театральләшкән прологта шәһәр һәм республиканың ике меңнән артык артисты катнашуы көтелә, ә Казан гарнизоны...

Казанда 9 май бәйрәменә әзерләнү эшләре актив рәвештә дәвам итә.
Меңьеллык мәйданында үтәчәк театральләшкән прологта шәһәр һәм республиканың ике меңнән артык артисты катнашуы көтелә, ә Казан гарнизонының тантаналы маршында ике меңнән артык хәрби һәм кадет корпусында тәрбияләнүче катнашачак.
ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, Җиңү көнен бәйрәм итү өчен Меңьеллык мәйданы быел да төп мәйданчык итеп сайланды.
Җиңү көне алдыннан, 8 майда, Казанның опера һәм балет театрында республика ветераннары катнашында тантаналы чара үтәчәк.
9 май истәлекле чаралардан башлана: иртән 8.00 сәгатьтә Арча һәм Архангельск зиратларында хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр салыначак, чарада ветераннар, шәһәр һәм республика җитәкчелеге катнашачак.
9.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек утка, һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары һәйкәленә гирляндалар һәм чәчәкләр салыначак.
9.45 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында масштаблы таетральләшкән тамаша башлана – шәһәр һәм республиканың ике меңнән артык артисты катнашуында пролог. Биредә тантаналы марш белән Казан гарнизоны хәрбиләре үтәчәк. Маршта ике меңнән артык хәрби һәм кадет корпусында тәрбияләнүче катнаша. Чараны хәрби техника йөреше дәвам итәчәк. Сүз уңаеннан, быел парадта беренче тапкыр сугыш чоры техникасы катнаша: Т-34 һәм ИС-3 танклары һәм легендар “Катюша” БМ-13.
Парад тәмамлангач, 11.00 сәгатьтә кунакларны ике сәгатьлек бәйрәм программасы көтә. Концертта шәһәр һәм республиканың иҗат коллективлары катнаша. “Икенче ел рәттән Меңьеллык мәйданында хәрби-патриотик күргәзмә оештырыла, аның кысаларында заманча техника үрнәкләре тәкъдим ителә. Бу матур гадәткә әйләнеп бара һәм, узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый күргәзмә шәһәрлеләр өчен кызыклы”, - дип билгеләп үтте Д.Фәттахов.
Җиңү паркында 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гаилә белән йөреп, күңел ачып булачак.
9 май көнне Казанда бәйрәм программасы 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк һәм бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Салютны карар өчен иң яхшы урыннар булып Меңьеллык мәйданы һәм С.Хәким урамы санала.
Казанда планлаштырылган чараларның тулы исемлеге белән KZN.RU порталының махсус бүлегендә танышырга мөмкин.
Татарстанда Җиңү көненә багышланган барлыгы 300-дән артык чара планлаштырылган, аларда 650 мең кеше катнашачак.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар