Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда җиләккә барган ир-ат аюга очраган

Мамадыш районында соңгы елларда аюлар еш күренә башлады.Шушы көннәрдә Уразбахты белән Дегетле авыллары арасында бер ир кеше аю күргән.Җиләкче урман янындагы аланлыкка кереп чыкмакчы булган. Ир кеше җи...

Мамадыш районында соңгы елларда аюлар еш күренә башлады.


40548_1_2
Шушы көннәрдә Уразбахты белән Дегетле авыллары арасында бер ир кеше аю күргән.
Җиләкче урман янындагы аланлыкка кереп чыкмакчы булган. Ир кеше җирдә авып яткан җиләкле чиләкне дә биредә җиләк җыючыныкыдыр дип әллә ни игътибар итмәгән. Урман эчендә агач ботаклары сынган тавышны да кеше йөргәннән дип уйлаган. Әмма яхшылап караганнан соң, арт аякларына басып, агачтан нәрсәдер үрелеп алырга тырышкан аюны күреп, тизрәк машинасына утырып өенә кайтып киткән, дип яза mamadysh-rt.ru.

Комментарийлар