«Аэропортлар биналарның бизәлешенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк. Моңа җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәрләр һәм алар катнашында фикер алышулар үткәрелер дип өметләнәм», - диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, моның ничек гамәлгә ашырылуы хакимияттә дә кызыксыну уята, чөнки «аэропорт республикабызның һава капкасы ул».
- Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар. «Казан» аэропортына – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай, ә «Бигеш» аэропортына СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеме бирелде.
Комментарийлар