Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ире көнләшүдән хатынын кыйнап үтергән

10 июнь көнне Чаллыда гаилә низагы килеп чыга, ире көнләшеп 34 яшьлек хатынын кыйный, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.Кыйналган хатынны комада килеш Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Ул...

10 июнь көнне Чаллыда гаилә низагы килеп чыга, ире көнләшеп 34 яшьлек хатынын кыйный, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
Кыйналган хатынны комада килеш Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Ул авыр баш мие яралары алган. Табиблар ничек кенә тырышса да, кичә хатын-кыз реанимациядә вафат булган. Ире кулга алынган, җинаять эше кузгатылган. Әлеге пар ике бала тәрбияләгән.
 
Фото: vk.com
 

Комментарийлар