Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары арасында конкурс башланды

Катнашу өчен гаризалар алдагы 4 ай дәвамында кабул ителә.Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы региондагы интернет-ММЧлар өчен конкурс игълан итте. Алар арасында иң активлары са...

Катнашу өчен гаризалар алдагы 4 ай дәвамында кабул ителә.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы региондагы интернет-ММЧлар өчен конкурс игълан итте. Алар арасында иң активлары сайлап алыначак һәм бүләкләнәчәк.
Конкурс дүрт номинациядә уздырыла: рус телендәге иң яхшы интернет-ММЧ, татар телендәге иң яхшы интернет-ММЧ, социаль челтәрләрдә рус телендәге иң яхшы проект һәм социаль челтәрләрдә татар телендәге иң яхшы проект.
Гаризалар 2018 елның 1 августына кадәр кабул ителә (1 августны да кертеп).
Кирәкле документларны “Интернет-ММЧ өчен республика журналист конкурсы” (“Республиканский журналистский конкурс для Интернет-СМИ”) дип билгеләп түбәндәге адрес буенча юлларга: 420066, Казань, ул. Декабристов, д. 2, Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям.
Телефон:: 8 (843) 570-31-12
Электрон почта: internet-smi2018@mail.ru.

Комментарийлар