Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте...
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Биш кеше хастаханәгә озатылган, 18е өендә дәвалана», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесенә 18 яшь тулмаган, дүртесе — 18-30, унысы 30-50 яшьтә, җидесе 50 яшьтән өлкәнрәк.
«Коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган», — дип искәртте Галимова.
Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе — 13 кеше — Казанда, калганнары Чаллы шәһәрендә, Питрәч һәм Биектау районнарында ачыкланган.
Комментарийлар