Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Алтысы хастаханәгә озатылган, 10 кеше өенд...



Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



3831


«Алтысы хастаханәгә озатылган, 10 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.




Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус йоктыручыларның җидесе — 18-30, тагын җидесе 30-50 яшьтә, калган икесе 50 яшьтән өлкәнрәк.




«Вирус йоктыручыларның икесе — чит илдән кайтучылар, калган ундүрте — авырулар белән якыннан аралашкан гражданнар. Казанда — сигез, Теләче районында — дүрт, Мамадыш районында — ике, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә берәр очрак ачыкланган», — дип искәртте Галимова.


 
Фото: татар-информ архивы

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар