Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Ике кеше хаст...



Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



65


«Ике кеше хастаханәгә озатылган, тугызы өендә дәвалана», — диде Галимова.




Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесе — 18-30, бишесе — 30-50, өчесе — 50-60 яшьтә, берсе 60 яшьтән өлкәнрәк.




Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.




11 очракның өчесе — Казанда, тагын өчесе Чаллыда теркәлгән. Питрәч һәм Биектау районнарында — икешәр, Азнакай районында бер очрак ачыкланган.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар