Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда иң матур Яңа ел шәһәрләре һәм авыллары сайланачак

Татарстанда иң яхшы Яңа ел тамашасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика конкурсы уза.Ул 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр үткәрелә. Бу хакта "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникаци...

Татарстанда иң яхшы Яңа ел тамашасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика конкурсы уза.


Ул 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр үткәрелә. Бу хакта "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр итә.



Конкурсны Татарстан Иҗтимагый палатасы оештырды. Бәйгенең гомуми приз фонды 11,7 млн сум тәшкил итә.
Конкурс республика шәһәрләре арасында алты номинация буенча үткәрелә. Шәһәр тибындагы бистәләр һәм авыл торак пунктлары арасында да иң яхшыларын сайлап алачаклар. Иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесендә Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре һәм Яр Чаллы шәһәре районнары аерым катнаша.
Конкурста катнашучылар эксперт комиссиясенә һәр фотоны шәрехләп фотоотчет (15 фотосурәт) һәм видеотчет (10 минуттан артык түгел) тәкъдим итәргә тиеш. Конкурсантлар шулай ук Яңа ел чаралары планы, үткәрелгән бәйрәм чаралары саны, шул исәптән Иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган мәгълүматны үз эченә алган белешмә дә әзерли.
Материаллар 2019 елның 15 гыйнварыннан да соңга калмыйча түбәндәге адрес буенча тапшырылырга тиеш: 420014, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 йорт, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы "Конкурс комиссиясенә" тамгасы белән яисә oprt17@yandex.ru электрон адресына.
Конкурс турында нигезләмә, шулай ук җәмәгатьчелек фикерен сораштыру Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында www.oprt.tatar.ru урнаштырылган.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178455/

Комментарийлар