Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ике боз кичүе ябыла

Һава торышы бозылу сәбәпле, Татарстанда боз кичүләре ябыла башлады.Әлегә вакытлыча ике урындагы кичүне ябарга булганнар. Алар – Идел аша "Казан – Югары Ослан" һәм "Яшел Үзән – Түбән Карамалы" кичүләре...


Һава торышы бозылу сәбәпле, Татарстанда боз кичүләре ябыла башлады.



img-20150408083755-497
Әлегә вакытлыча ике урындагы кичүне ябарга булганнар. Алар – Идел аша "Казан – Югары Ослан" һәм "Яшел Үзән – Түбән Карамалы" кичүләре. Биредә бүген 22:00 сәгатьтән алып хәрәкәт туктатылачак. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Боз кичүләре аерым күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр ябык булачак.

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар