Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда игелек эшләгән кешеләргә акча бирәләр

Чаллы эшмәкәре Эрик Гафаров социаль челтәрдәге битендә игелекле эшләр конкурсы игълан итте.Ул подписчикларына узган атнада эшләгән яхшы гамәлләрен сурәтләп бирергә тәкъдим итә. Эшмәкәр җиңүчене үзе са...

Чаллы эшмәкәре Эрик Гафаров социаль челтәрдәге битендә игелекле эшләр конкурсы игълан итте.
Ул подписчикларына узган атнада эшләгән яхшы гамәлләрен сурәтләп бирергә тәкъдим итә. Эшмәкәр җиңүчене үзе сайлап ала һәм аңа чаллылыларның уртача хезмәт хакына - 33,837 сумга - тигез булган акчалата приз тапшырырга вәгъдә итә.
"Сезнең яхшы һәм күренекле гамәлләрегезне яза торган атналык рубрика ясыйбыз. Бу конкурста сез узган атнада нинди яхшы, игелекле, күренекле эш башкаруыгыз турында язарсыз. Ә мин иң-иң лаеклыга бүләк бирәчәкмен", - дип язган Instagram битендә эшмәкәр.
Әлеге конкурсны кешеләрдә бу дөньяны бер тамчыга булса да яхшырак итү өчен өстәмә стимул барлыкка килсен өчен оештырдым, дип аңлата Гафаров.
erik
 
 
 

Комментарийлар