Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә кош кизүе тарала
Татарстанның биш районында кош кизүе теркәлде. Чуашстанда бу вирус инде бер атна элек үк ныклап тарала башлады. Авыру табылган урыннарда кош-кортны күпләп юк итәләр.Татарстанда да әлеге мәсьәлә...
Татарстанның биш районында кош кизүе теркәлде. Чуашстанда бу вирус инде бер атна элек үк ныклап тарала башлады. Авыру табылган урыннарда кош-кортны күпләп юк итәләр.
Татарстанда да әлеге мәсьәлә республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тикшерелде.
Чүпрәле районының Шеланга авылында 30лап, Кайбыч районы Ульянково авылында 20ләп, Тәтеш районы Вожжи авылында 18ләп кошта А тибындагы кош кизүе вирусы тапканнар. Моннан тыш кизү эзләре Апас районында һәм Кама тамагында табылган.
Кошларның вирустан үлүен лаборатория тикшерүләре раслады. Авыру кош мәетләре яндырылды. Вирус табылган районнарда карантин кертелде.
Кош кизүе күрше төбәкләрдән - Чуашстан, Самар өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсеннән Татарстанга үтеп кергән диелә.
Казан ветеринария берләшмәсе табибы Булат Нурисламов кош кизүе эләккән ризыклар Татарстанга читтән кергән дип белдерде. Пенза өлкәсенең бер ширкәтендә җитештерелгән ризыкларда бу зәхмәт табылган, нәтиҗәдә 153 тонна ризык сатудан алынган. Хәзер Сарытаудан кергән ризыкларны тикшерү бара.
Чуашстан белән Татарстан чигендәге авылларда тикшерү капкалары булдырылып, авыру маллар узмасын өчен, барлык машиналарны тикшерәләр.
Чуашстанның алты районында халык инде атна дәвамында пошаманда. Ул гына түгел, күрше Түбән Новгородның Кызыл Октябрь районында, Пенза өлкәсендә дә шушы зәхмәт котыра башлаган дигән мәгълүматлар бар.
Чуашстандагы кош кизүе чыганаклары татарлар күпләп яшәгән Батыр, Комосомол, Ялчек районнарында. Ә бу районнар Татарстанга терәлеп тора. Хәзер Чуашстанның Батыр, Ялчек, Комсомол, Чүил районнарында кош кизүе булуы рәсми рәвештә расланган.
Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев карары белән бу районнарда карантин кертелде. Кызыл Четай һәм Ибрәс районнарында кизү барлыгын республика җитәкчелеге таный, әлегә Владимир шәһәрендә урнашкан тикшерү инстиутыннан рәсми раслау гына юк.
Чуашстанның татарлар яшәгән Урмай, Шыгырдан, Әле башы авылларында моннан бер атна элек кош кизүе барлыгы хакында сүз таралды. Халык башта моңа ышанмый торды. Йортлардагы кош-кортларны юк итәләр дигән сүзгә дә, бирмибез, сатып алсыннар, акчасын түләсеннәр дип кенә җибәргәләде кайберәүләр. Район үзәге булган Батыр авылында кайбер йортларда үлгән кош-кортлар тикшерелгән, чир чыганакларының берсе шушында булуы расланган. Әлеге йортлардан кош-корт җыеп алынып юк ителгән. Хәзер Батырдан олы юл гына аерып торган Шыгырданда да халык броллер тавыкларын суя башлады.
Чуаш авыллары белән беррәттән, Шыгырдан, Озын куак, Кызыл камыш кебек татар авыллары да куркыныч зона дип игълан ителде. Батыр авылыннан ун чакрым ераклыктагы авыллар, алар арасында шулай ук татар авыллары бар, күзәтелеп тора торган зона дип белдерелде.
Комсомол районындагы татарлар яшәгән Әле башы авылында да, янәшәдәге Яуш дип аталган чуаш авыл белән беррәттән, карантин кертелде. Бу авылларга бара торган өч юлдан да үтеп-кереп булмый.
Татар авылларында дистәләп кенә түгел, ә берничәшәр йөз каз-үрдәк асраучылар бар. Алар әлегә кош-кортларга зыян юк дип белдерә.
Зәхмәт таралган урыннарда чебиләр сатуны, аларны алып килүне һәм алып чыгуны туктатканнар. Чир таралмасын өчен чеби сатучыларны да тикшереп торалар.
Түрәләр карантин кимендә 21 көн дәвам итәчәк дип белдерә. Вирус үзен нәкъ шул кадәр вакыт күрсәтми торырга мөмкин икән. Әлегә Чуашстанда бу зәхмәтнең кешегә ияргән очрагы юк.
Рәсмиләр Чуашстанга кош кизүе Ростов һәм Түбән Новгород өлкәләреннән арзанлы мал белән кергән диләр. Янәсе, арзанлы тавыклар авылларда сатылган. Түбән Новгород рәсмиләре исә, киресенчә, аларга чирнең Чуашстаннан керүен әйтә. Шул ук арзанлы кош-корт белән.
Чуашстанда зур-зур кош-корт фабриклары бар. Алар төрле ысуллар белән үз малларын саклый алсалар, шәхси хуҗалыкларга авырга туры килә. Саклануның бердәнбер чарасы - кош-кортны иреккә чыгармау дип аңлата белгечләр.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Ростов өлкәсендә әлегә 24 урында кош кизүе чыганагы теркәләгән. Монда күркә итен җитештерүче бер ширкәткә көчле давыл вакытында кыргый күчмә кошлар күпләп яшәгән урыннан вирус эләккән диләр.
Былтыр Татарстандагы Лаешта урнашкан кош-корт фабрикасында да кош кизүе таралган иде. Ул чакта анда 450 мең тавык һәм чеби юк ителде. Барлык зыян 160 миллион булып, бу фабриканың ярты бәясен тәшкил итте. Нәтиҗәдә, фабриканың хуҗасы Виктор Пашкеев аны сатып Татарстаннан китеп барды.
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар