Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда һава торышы бу атна уртасында начарланачак

Татарстанда һава торышы атна уртасында начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.Коры һәм бик җылы һава торышы чәршәмбегә кадәр сакланачак, дип...



Татарстанда һава торышы атна уртасында начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.



7533


Коры һәм бик җылы һава торышы чәршәмбегә кадәр сакланачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

 Чәршәмбе көнне, 4 мартта, Татарстан аша атмосфера фронты узачак. Кар, юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Төнлә термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -1...+4 градуска кадәр җылыначак.




5 мартта, пәнҗешәмбе төнендә, республикада урыны белән бераз кар явачак, термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында ук регионга Скандинавиядән килгән чираттагы антициклон йогынты ясый башлаячак. Һава температурасы -4...+1 градуска кадәр булачак.




Синоптикларның якынча исәпләүләре буенча, җомга, 6 мартта, шимбә, 7 мартта, төньяк антициклон аркасында коры һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы -5тән -10 градуска кадәр, көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар