
Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез җилнең тизлеге 15-20 метр секундка җитеп көчәюе көтелә, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Аерым районнарда көчле яңгыр явачак. Урыны белән томан төшәргә дә мөмкин.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, көндез – 10-15 градус җылы булачак.
19 апрельгә каршы төндә 7 градус җылы булачак.
Комментарийлар